Ял көннәре алдыннан Татарстанда һава +31 градуска кадәр җылыначак
Җомга көнне, 7 августта, Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал.
Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, көндез кайбер районнарда аның тизлеге 14 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, җомгага каршы төндә республикада һава температурасы +13...+18 градус булачак. Көндез исә һава +26...+31 градуска кадәр җылыначак.
Казанда төнлә һава температурасы +16...+18 градус тәшкил итәчәк, ә шәһәрнең түбән урыннарында +13...+15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә башкалада һава +29...+31 градуска кадәр җылыначак.
Tags
Кокошкинский пруд
Водолазы
Новая Москва
РОС
обвинения
Галкино — Курган
транспортная полиция
Кургане
тепловоз
Lada Largus CNG
Lada Vesta CNG
метан
АвтоВАЗ
Алексей Асылханов
ограничение продажи алкоголя
хрущевки
День строителя
Жигулевская ГЭС
Ирек Файзуллин
Никита Хрущев
Сарангани
Кумамото
USGS
Кюсю
Сергей Забаров
Риэлторы
Антифрод 3
Хиросима
медузы
июль