Ринат Яруллин: «Беренче урында – «Марат Яруллин» проекты, чын күңелдән янып-көеп эшлим»

Ринат Яруллин: «Беренче урында – «Марат Яруллин» проекты, чын күңелдән янып-көеп эшлим»

Танылган баянчы, җырчы, Марат Яруллинның абыйсы һәм уң кулы Ринат Яруллин белән иҗат, гастроль тормышы, аншлаглы концертлар оештыру серләре һәм башка темаларга аралаштык.

Ринат, вакытыгыз бик тыгыз булуга карамастан, әңгәмәгә ризалашуыгыз өчен рәхмәт. Социаль челтәрләрдән дә күзәтәбез, җәй көне дә тик торганыгыз юк. Нинди планнар, идеяләр белән янасыз?

Чынлап та, соңгы вакытта эшебез бик күп. Яңа концерт турына көчле әзерлек бара. Яңа программа әзерләү, команда составын билгеләү, концертлар графигы төзү белән шөгыльләнәбез. Кыскасы, эшнең бик кызу чагы. Мин, кайвакыт, үзебезнең җәйне авыл җирендә урак өсте башлану белән чагыштырам.

Узган ел 89 концерт бирдек. Аллаһка шөкер, тамашачыдан бик яхшы кайтавазлар килә. Быел исә шул ук дәрәҗәне саклап калу гына түгел, ярты адым булса да, яхшырак эшләү максаты да куела.

4 сентябрьдә Марат 25кә якын музыкант белән лайф концерт куячак. Бу — Маратның иҗатына бөтенләй яңа караш. Без анда Маратның барлык хит җырларын тере инструментларга тәкъдим итәчәкбез. Әлегә шуңа көн-төн әзерлек бара. Мондый концерт тамашачыбыз күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

Шушы әзерлек арасында көндәлек эшләрне дә читкә куеп булмый. Бүгенге көнне кайсы гына юнәлешне алып карасаң да, тәкъдимнәр күп. Әмма халык һәрвакыт сыйфатлысын, күңеленә ошаганын сайлап алырга тырыша. Без бер урында кала алмыйбыз, һаман камиллеккә омтылабыз. Тамашачы безнең тарафтан иң яхшысын гына күрергә тиеш.

Җәй урак өсте дисез. Аннан тагын гастрольләрегез башланып китә. Артистларның «лайтовый» вакыты буламы соң ул?

Безнең гастроль туры, гадәттә, октябрьдән башлап май аена кадәр дәвам итә. Соңгы концерттан соң без Марат белән ун көн тирәсе чит илдә ял итеп алырга тырышабыз. Инде менә 3 ел рәттән Таиландта ял иттек. Бераз хәл җыеп, диңгез буенда яңа фикерләр туплап кайтабыз. Ял итәргә башка мөмкинлек юк диярлек – кайту белән Сабантуйлар һәм яңа турга әзерлек башлана.

Азга гына да тукталырга ярамый булып чыга.

Бераз гына тукталып алсаң да, артта каласың. Артта калсаң, табанга басучылар тиз табыла. Хәзер яшьләрнең батырлыгы бар, күпләр ниндидер яңалыкка омтыла. Шуңа да үз позицияңне, урынны тоту өчен бер минут та тик торырга ярамый. Марат белән икебезнең дә фикеребез шундый.

Марат әле сәхнәгә күтәрелеп кенә килгән, беренче җырларын яздыра башлаган чорда энем белән карашларыбыз туры килеп бетми иде. Марат, бөтен игътибарын биреп, җыр өстендә бик озак эшли. Бервакыт бу хакта үзенә дә әйттем. «Марат, син бер җыр чыгарганчы, башка артистлар альбом чыгара. Артык озак эшлисең түгелме?», — дидем. Энем миңа болай дип җавап кайтарды: «Кеше альбом чыгара, ә мин бер җыр, әмма нинди җыр!» Бу сөйләшү бик нык хәтеремдә калды. Мин хәзер аның белән тулысынча килешәм.

Концертларының эчтәлегенә, музыка, ут, cәхнә бизәлешенә дә таләпләре зур аның. Тамашачы акча түләп килә, шуңа да ул сыйфатлы концерт карарга тиеш. Камиллеккә чикләр юк, эшләргә, аңа омтылырга кирәк.

Маратның концертларын оештыру тулысы белән сезнең өстә. Бу күзгә күреми торган, әмма бик җаваплы эш. Концерт директоры буларак, бүгенге вазгыятьтә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

Концерт директоры, администратор дигән сүзләр минем күңелгә якын түгел. Маратның ярдәмчесе, уң кулы дигәнне яратам. Маратның абыйсы дип әйтсәләр, тагын да әйбәтрәк (көлә) Чыннан да, оештыручы буларак, безнең өстә җаваплылык бик зур. Графикны, логистиканы дөрес төзергә кирәк. «Әйдә, бу шәһәргә яки районга барыйк әле», – дип кенә чыгып китеп булмый. Команда юлга чыгу өчен машиналарың йөреп торырга, кунакханәләрең сөйләшенгән, ашау-эчү яклары кайгыртылган булырга тиеш. Бу зур эш, тулы бер система.

Шул ук вакытта мин менә шундый-шундый кыенлык бар дип аерып әйтә алмыйм. Һәр концертның, һәр ноктаның үз авырлыгы, үз җиңеллеге була. Мин үзем оештыручы буларак быел икенче генә сезон эшлим. Моңа кадәр бик профессиональ егетләр — Уфадагы «Тамаша» продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек иттек. 3 елга килешү төзегән идек, 3,5 ел эшләп, бер-беребезгә рәхмәтләр әйтеп, куллар кысышып аерылыштык. Алар белән бергә эшләү дә минем өчен зур ярдәм булды — шактый тәҗрибә тупларга өлгердек.

Ниндидер кыенлыкларсыз да булмый, әлбәттә. Узган ел Кузнецкида концерт булырга тиеш иде. Берничә көн алдан, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми дип, прокуратура концерт буласы залны ябып куйды. Нишлисең, әлбәттә, концертны күчерергә туры килде.

Әле шунда барганда командабыз йөри торган машина да ватылып калды. Дус малайлар аша аны сервиска керттек, әмма төзәтә алмадылар. Команданы башка машиналарга утыртып җибәрергә, безгә исә, машинаны троска бәйләп, Казанга кайтарырга туры килде. Юлда йөреп торгач, әнә шундый моментлары да читләп үтми.

«Марат тирәсендә хайп тотучылар күп»

Сез Маратка акча түлисезме, әллә инде ул сезгә түлиме?

Оештыручы буларак, акча минем счетка килә. Шулай булгач, мин Маратка түлим булып чыга инде (көлә). Аренда, афишалар, юл чыгымнары — барысы да минем өстә. Марат мин оештырган концертка килеп чыгыш ясый. Артистка эше өчен түләү дә минем җаваплылыкта.

Сез җитди кеше булып күренәсез миңа. Ә Марат тирәсендә гел хайп бар. Сезнең хайпка мөнәсәбәтегез нинди?

Хайпка килгәндә, аның заманасы шулдыр инде. Чыннан да, соңгы вакытта төрле сүзләр аеруча да күп йөрде. Алай дип тә яздылар, болай дип тә, «подписчик»лар җыю максатыннан файдаланып калырга тырышучылар да күренде.

Нәрсә дип әйтим, болар берсе дә алдан уйланган, планлаштырган эш түгел. Шуңа да аны туктату безнең кулыбыздан килми. Хайп бара һәм аны бернишләтеп тә булмый. Уңышка ирешкән кешеләр янында хайп гел буладыр ул. Әмма, минем фикеремчә, һәр хайпның ниндидер чиге, кысалары булырга тиеш. Минем теләк-тәкъдим шулайрак — кысалардан чыкмасыннар иде.

Маратка да шуны киңәш итәсезме?

Беләсезме, мин «Марат үзе хайп тота» дип әйтә алмыйм. Марат тирәсендә хайп тотучылар күп! Шуңа моны дөресрәк билгеләргә кирәк. Кысалардан чыкмагыз, дигән сүзне Марат тирәсендәгеләргә киңәш итәм. Без исә халыкны хайп белән түгел, сыйфатлы, яхшы концертлар, матур җырлар, программа белән җәлеп итәргә тырышабыз.

«18 ел туйлар-мәҗлесләр алып бару, оештыру белән шөгыльләндек»

Ринат, сез бик матур җырлыйсыз, тавышыгыз үзенчәлекле. Ләкин сез гел баян белән.

Без һәрвакыт җыр, баян тавышы яңгыраган, сәнгать яратучы гаиләдә туып-үстек. Әтиебез дә моңлы тавыш иясе безнең, матур итеп баянда да уйный. Әти ягыннан мәрхүм бабаебыз да гармунда уйнап җырлаган. Әнинең дә туганнары җыр ярата. Без гаиләдә өч бала — хәзерге вакытта барыбыз да шушы юнәлештә эшлибез. Безнең гаиләгә моң, җыр Ходай Тәгаләдән бирелгәндер дип саныйм мин.

Мин 7 яшемнән баянда уйный башладым. Әти дөрес басаммы, юкмы икәнен карап, бармактан тотып бастырып, бик тиз уйнап киттем..

Мәктәпне тәмамлар алдыннан кая барырга, нинди юнәлеш сайларга дигән сорау килеп баскач, әти юрист һөнәрендә тукталырга тәкъдим итте. Гаиләбездә әти — авторитет, аның фикерен тыңламый булмый. Шулай итеп, мин ул чорда бик модада булган юридик факультетны бетердем. Аннан соң тагын бер югары белем алырга туры килде. Әти озак еллар мәдәният бүлеге җитәкчесе булып торды. Шуннан да мәхәббәт булдымы икән бу юнәлешкә — икенче уку йортын дәүләт һәм муниципаль идарә белгечлеге буенча тәмамладым.

Мин диплом алу белән, без, 3 туган, Мәскәүгә күченеп яши башладык. Башта бер шәхси транспорт компаниясендә юрист булып эшләдем. Әмма күңелдәге үзенекен алды. Әкренләп сеңлем белән мине Мәскәүдәге концертларда чыгышлар ясарга, туйлар, мәҗлесләр алып барырга чакыра башладылар. Соңрак без шул мәҗлесләрне оештыручылар буларак та үсеп киттек. Гөлнара сеңлем белән 18 елга якын шушы өлкәдә эшләдек.

Безнең Нижгар, Мәскәү татарларында бик тә үзенчәлекле момент бар — аларда элекке вакытлардагы кебек табын артында, баянга кушылып җырлар җырлап утыру гадәте сакланып калган. Бу мине бик куандыра, кинәндерә, моның белән бик горурланам. Марат белән хәзер дә мәҗлесләрдә еш чыгышлар ясыйбыз. Татарстан туйларында мондый хәлне очратканым юк. Татарча, матур җырларыбызны олысы-кечесе баянга кушылып җырласалар, ничек әйбәт булыр иде.

Марат та мәктәпне Мәскәүдә тәмамлады. Барыбыз да инде Мәскәүдә төпләнгән сыман булдык, Марат та безнең белән бергә мәҗлесләрдә эшли башлады. Шулай бервакыт табын артында сөйләшеп киттек. «Марат, син үзеңне киләчәктә ничек күрәсең, эстрада артисты буларакмы, банкет җырчысы итепме?» — дидем. «Абый, әлбәттә, сәхнәгә чыгасым килә», — диде. «Алайса җыенасың да, Казанга юл тотасың. Татар эстрадасының йөрәге Татарстанда, Казанда», — дип киңәш иттем.

Дусларын, ияләшкән мохитен калдыруы бик авыр булса да, энем, сүземне тыңлап, Казанга күченде. Ә мин ике ел ярым Мәскәү белән Казан арасында йөреп эшләдем. Чөнки Марат иҗатын башлап кына җибәргән вакытта, финанс ягыннан ниндидер зур акчалар көтәсе түгеллеген икебез дә аңлый идек. Ә минем гаиләм, ике балам бар. Тормышны алып барырга кирәк. Шуңа да ялларда Мәскәүдә, атна уртасында Казанда эшләячәкмен дигән карарга килдем.

Казандагы концерттан соң самолётта ике сәгать йоклап, туры Мәскәүдәге мәҗлескә чапкан, ул бетү белән шул ук самолётка утырып кире Казанга очкан чаклар да булды.

«Беренче урында – «Марат Яруллин» проекты»

Үзегезне күләгәдә калам дип хис итмисезме соң, артист булып китү мөмкинлеген кулдан ычкындырдым дип санамыйсызмы?

Мине бертуган энемнең, әле бишенче сезон гына эшләвебезгә карамастан, популярлык яулавы, бүген сәхнәдә тоткан урыны бик сөендерә. Һәм аның әлеге уңышларында минем дә өлеш бар. Бу минем генә сүз түгел, Маратның да сүзе. Шуңа күрә, нигә мин артист түгел дип борчылып утырганым юк. Энем өчен куанып, шатланып эшләп киләбез.

Концертлар вакытында мин дә чыгышлар ясыйм. Минем үземнең тамашачым, җырларымны көтеп алучылар бар. Берсендә үзем дә моның шаһиты булдым. Без мәдәният йортларына иртәрәк киләбез бит инде. Берсендә кассир белән сүз алышканда, тамашачы шалтырата:

Марат Яруллинның концерты буламы?

Була.

Абыйсы килдеме икән?

Янәшәмдә басып тора.

Һай, алай булгач, абыйсын тыңларга киләбез, – диләр.

Бәлки, берәр кайчан мине дә тамашачы сольный концерт белән күрә алыр. Бик еракта булса да, андый уйларым бар. Әмма бүген безнең өчен беренче урында – «Марат Яруллин» проекты. Мин чын күңелем белән, янып-көеп эшлим бу проект өстендә. Без аңа эш буларак та карамыйбыз инде, бу — безнең тормыш.

«Һәр Яңа елны әти-әни янында каршы алабыз»

Сез гаиләдә 3 бала. Барыгыз да талантлы, иҗади кешеләр, әле, өстәвенә туган җанлыклы булуыгыз белән дә аерылып торасыз. Көнләшү, үзара узышу хисләреннән ничек өстен кала аласыз?

Без – тәртипле, яхшы гаиләдә үскән балалар. Аллаһ Тәгаләбезгә әти-әни итеп нәкъ менә шушы кешеләрне биргәненә рәхмәт, нәкъ шушы әти-әнидән тууыбыз белән без бәхетле. Әти белән әнинең дөрес тәрбиясе монда зур роль уйнагандыр, чыннан да, бер-беребезне кадерләп, хөрмәтләп яшибез. Мәскәүдә чакта ешрак күрешә, бер-беребезгә кунакларга йөрешә идек. Гөлнара хәзер дә Мәскәүдә калды. Ул безнең 18 ел буе бергә алып барган эшебезне дәвам итә. Берәр киңәш сорап шалтыратса, бер сүзсез булышабыз, аңа гел таяныч булырга тырышабыз.

Инде туганлык, бердәмлек дигәннән, безнең гаиләдә үзебез булдырган бер кагыйдә, матур традиция бар — без Яңа ел бәйрәмнәрен авылда каршылыйбыз. Әти-әниләр исән-сау булганда бәйрәмгә авылга кайтачакбыз дип сөйләштек һәм шушы кагыйдәне бер елны да бозганыбыз юк.

Мин берничә ел элек туган авылымда зур йорт салдым. Шунда безнең әти-әниләр, хатынымның әти-әнисе, Гөлнара, Марат, башка туганнарыбыз җыела. Шулай ук май бәйрәмнәренең бер өлешен дә авылда уздыру гадәтебез бар. Әти-әни кочагына һәрвакыт ашкынып кайтабыз.

Әле узган ел әти белән әнинең бергә яши башлауларына 45 ел булды. Аллаһка шөкер, мәхәббәттә, һәрвакыт бер юнәлештә карап, бик матур гомер кичерәләр. Шул уңайдан без аларны куандырырга булдык — әти белән әнигә яңа автомобиль бүләк иттек. Хәзер әти белән әни шушы машинага утырып безнең янга кунакка да, концертларыбызга да килеп китәләр, мең шөкер.

Гөлнара Мәскәүдә үзен ялгыз хис итмиме?

Мин үзем бер минут та ялгыз тора алмый торган кеше. Аралашырга яратам, янәшәмдә гел якыннарым, дусларым булсын. Әлбәттә, минем уйлавымча, озак вакытлар бер шәһәрдә яшәп килеп, үзе генә калуы Гөлнарага җиңел булмагандыр. «Ташлап киттегез», – дип әйтмәсә дә, моңсулык бардыр аның күңелендә.

Миңа җиңелрәк, янәшәмдә Марат бар. Өстәвенә, быелгы сезонда улым да безнең белән эшләде.

Хатыным белән кызым әлегә Мәскәүдә. Кызым гел «5»ле билгеләренә генә укый, киләчәктә медицина юнәлешендә китәсе килә. Аның мәктәпне Мәскәүдә тәмамлавын телибез. Шуңа күрә хатыным белән кызымны әлегә Казанга күчермәдек.

«Хатыным тормышыбызның нинди булачагын күз алдында тоткандыр»

Сез Казанда яшисез, тормыш иптәшегез Мәскәүдә. Мондый тормышны ничек көйләдегез? Хатыныгыз сезне аңлыймы?

Без Гүзәл белән 21 ел бергә, Аллаһка шөкер. Ул күрше авыл кызы, авылларыбыз арасы ике генә чакрым. 5 ел очрашып йөреп, яратышып өйләнештек. Ике балабыз бар, улыбызга 18 яшь тулды, кызыбызга 15 тула.

Минем беркайчан да, хәтта университет елларында да, иҗаттан тукталып торганым булмады. Очрашып йөргәндә үк Гүзәл минем иҗатны яратканымны белә, җыр-концертлар белән бәйле кеше булачагымны аңлый иде. Мине сайлаган чакта ук ул тормышыбызның нинди булачагын күздә тоткандыр дип уйлыйм.

Гүзәл дә хәзер безнең командада эшләп килә. Ул тулысынча онлайн сатуларны алып бара. Аның өстендә бик зур җаваплылык. Эшкә бик тиз тартылды, җиңел кереп китте.

«Хатының көнләшмиме?» — дип тә еш сорыйлар миннән, чөнки, җырчылар, баянчыларга хатын-кыз тарафыннан игътибар элек-электән булган. Көнләшергә була алдыңда торган агачка да, тимер баганага да. Миңа да каядыр елмаерга, каядыр сүз кушып алырга туры килә, чөнки кеше белән эшләгәч, элемтәдә булгач, шунсыз ярамый. Көнләшкән моментлары да булгандыр инде, әмма безнең гаиләдә бу уңайдан беркайчан да глобаль тавыш чыкканы булмады.

Бәхеткә, без йортыбызны салып керүгә, «М-12» юлын төзеп бетерделәр. Гүзәл кызым белән Мәскәүдән, мин улым белән Казаннан кайтабыз да, авылда күрешәбез.

Йортны матур итеп әтиемнең туган нигезендә төзедек. Кунаклардан да өзелгәнебез юк. Без үзебезгә кунаклар килгәнне бик яратабыз.

Әти-әниегез дә шушы йортта яшиме?

Әти белән әни күрше урамда торалар.

Мин йортны әтием, әбием туган нигезгә салдым. Бераз вакыт узгач, колхоз мәрхүмә әбиемә күрше урамнан йорт биргән. Мин һәм Гөлнара сеңлем әнә шул йортта тудык. 1990 елларда шул колхоз йорты янына әти белән әни таш йорт салып чыктылар. Мин беренче сыйныфка шуннан киттем, Марат та яңа йортта дөньяга килде.

Мин исә әнә шул әтием туган иң беренче нигезебезне яңарттым булып чыга.

Без барыбыз да авылда туган, эш белән үскән балалар. Иң олысы булгангамы икән, хуҗалык, бакча эшләре миңа аеруча да күп эләккәндер. Хәзер дә эштән куркып торганыбыз юк – кирәк икән, печәнен дә китерәбез, сарайдан тирес тә чыгарабыз, бакча-бакча бәрәңгесен дә утыртып, казып алабыз.

Блиц-сораштыру форматында берничә кызыклы сорау бирәсем килә: сезнең будильник ничәдә шалтырый?

Минем будильнигым юк. Без — иҗат кешеләре, график буталып беткән, вакытында яту-тору дигән нәрсәләр бөтенләй юк. Табиблар әйтүенчә, бу сәламәтлек өчен бик тискәре тәэсир итә икән. Әмма башкача булмый. Без менә бүген иртәнге биштә Башкортстаннан яшьләр фестиваленнән кайттык. Сәгать унда «берәрсе югалтмадымы икән» дип, куркып уянып киттем. Организм күнеккән инде — торыр вакыт җиткәч, күзләр үзеннән-үзе ачыла. Соңгы ике елда телефонны «йокы режимы»на кую гадәтен керттем. Ягъни, миңа санаулы, бик якын кешеләрем генә шалтырата ала, ә башка кешеләрдән шалтырату килми.

Юлда тыңлый торган 3 җырыгыз?

Үземне белгәннән бирле мин – Салават Фәтхетдиновның фанаты. Аның җырларында үстем һәм иҗатын хөрмәт итәм. Машинада барганда да күпчелек аның җырлары яңгырый. Гүзәл Уразованың җырларын тыңлыйм. Элекке җырчылардан Илһам абый Шакировны яратам. Россия эстрадасына килгәндә әлегә мин заманча юнәлешне бик аңлап бетерә алмыйм, совет киноларындагы җырлар якын.

Мин көе дә, сүзләре дә, аранжировкасы да туры килгән мәгънәле җырларны яратам. Илһам абыйның «Әдрән диңгез»ен генә алыйк. Ниндидер заманча технологияләр кулланмыйча, бары тик оркестр белән алар диңгезнең ничек дулкынлануын, дулкынның ничек итеп ярга китереп бәрелүен күрсәтә белгәннәр. Ә хәзер аранжировка осталары күп, әйбәтләре санаулы гына. Күбесе, көе, сүзләренә игътибар бирмичә, сан өчен генә эшли.

Мин һәрвакыт җырның сүзләрен тыңлыйм. Сүз минем өчен бик зур роль уйный. Башкаручысы да нәрсә турында җырлавын аңлап җырларга тиеш. Аңламаса, ул әлеге җырдан хис-кичерешләрен бирә алмаячак. Эмоцияләрне тамашачыга нәрсә турында җырлаганын аңлаучысы гына җиткерә ала.

Гастрольдә иң сагындырган ризык?

Иң яраткан ризыгым — әнинең пәрәмәче. Бик тә сагынам шул пәрәмәчләрне. Шулай ук минем хатыным аш-суга оста, уңган-булган хуҗабикә. Ул да бик төпле, тәртипле гаиләдән, әти-әнисе район күләмендә почетлы кешеләр. Алар 3 кызларында да йорт җанлыклы булу, туганлыкны туган итеп белү, олыларны хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләгәннәр. Шуңа минем хатыным киемен дә юа, ашын да пешерә, матур итеп табынын да кора белә.

Казанга күченгәнче, мин хатынымның тәмле ризыкларында иркәләнеп беткән ир-ат идём. Соңгы ике елда шул тәмле әйберләрне сагынырга туры килә. Мәсәлән, хатыным пилмәнне бик үзенчәлекле итеп, вак кына ясый. Ат итеннән пешкән шулпага салып, бик тәмле итеп әзерли ул пилмәнне.

Бер генә көн ялыгыз булса, сез аны ничек уздырачаксыз?

Бу сорауга җавап бирү өчен ул ялдан соң икенче көнне кая булачакны белергә кирәк. Без бүген ял итеп, иртән инде башка төбәктә булырга мөмкинбез.

Без Марат белән мунчага йөрергә яратабыз. Икенче көнне китәсебез булса, мунчага барып килер идек. Бәлки, гаиләмне, әти-әнине кунакка чакырыр идек. Инде 70тән узсалар да, әти белән әни «живчик»лар, Аллаһка мең шөкер. Безнең янга Казанга да, Гөлнара янына Мәскәүгә дә барып җитәләр. Концертларыбызга килергә яраталар. Узган сезон концертын гына да бер ун тапкыр караганнардыр.

Без бүгенге көндә бик бәхетле балалар — безнең әти әниебез бар. Бу Ходай тәгаләнең бик зур бүләге. Алар исән-сау чакта без бала. Алар безнең өчен кайгыралар, борчылалар. Гел юлда йөргәч, шалтыратып, хәлләребезне белешеп торалар. Әти-әниебезнең тавышын ишетү, алар кочагына авылга кайта алу бәхетен Аллаһы Тәгалә озак вакытлар бирсен иде әле.

Амин шулай булсын, Ринат! Рәхмәт җылы әңгәмә өчен!

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ