«Аллаһның барлыкка китерелмәгән Сүзе» - Ленар хәзрәт Хамматов Коръән әдәпләрен аңлата

«Аллаһның барлыкка китерелмәгән Сүзе» — Ленар хәзрәт Хамматов Коръән әдәпләрен аңлата

«Коръән — безнең өчен бу дөньяда гыйбадәт кылыр һәм Ахирәттә бәхеткә ирешү өчен, бу дөньяда дөрес, матур, гадел яшәр өчен барлыкка китерелгән бер инструкция», — ди хәзрәт.

Татарстан Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге хезмәткәре, мәчет каршында дин дәресләре мөгаллиме Ленар хәзрәт Хамматов Раббыбыз Аллаһ Сүзе булган Коръәнне уку, китапка карата әдәп тәртипләре турында аңлатты.

«Аллаһы Тәгаләнең барлыкка китерелмәгән Сүзе – ул Коръән»

Ленар хәзрәт, нәрсә ул Коръән? Коръән уку фазыйләтләрен әйтеп китсәгез иде.

Коръән – ул Аллаһы Тәгаләнең барлыкка китерелмәгән Сүзе. Без кулга алган Коръән китабы, язган язулар бәлки барлыкка китерелгәндер, ләкин, гомумән, Коръән дигәндә «Аллаһы Тәгаләнең барлыкка китерелмәгән Кәламе» дип аңларга кирәк. Гади тел белән әйткәндә, безнең өчен ул бу дөньяда гыйбадәт кылыр һәм Ахирәттә бәхеткә ирешү өчен, бу дөньяда дөрес, матур, гадел яшәр өчен барлыкка китерелгән бер инструкция дип аңлап була.

Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләлллаһү галәйһи вә сәлләм Коръән турында әйткәндә, бик күп тапкыр, аны укырга, ятларга куша. Ятлау бик фазыйләтле гамәл булып тора.

Коръәнне уку фазыйләте бик зур. Пәйгамбәребез Мостафа салләлләһү галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Коръәннең һәрбер хәрефен укыган өчен ун әҗер-савап бирелә. Мин «Әлиф-Ләм-Мим — бер хәреф» дип әйтмим. Әлиф — бер хәреф, ләм — бер хәреф, мим — бер хәреф».

Димәк, «Әлиф-Ләм-Мим» дип укыганда, 3 хәреф, шулай итеп 30 әҗер-савап була.

«Кемдер Коръәнне җиңел генә, йөгереп укый – аңа 1 хәреф өчен 10 әҗер-савап бара. Кем дә кем тырышып укыса, ул әле укырга өйрәнә генә, аларга икеләтә әҗер-савап», дип килә сөннәттә.

Коръән уку – өйрәнү генә түгел, ул — гыйбәдәт. Һәр гыйбадәт өчен без аерым әҗер-савап алабыз. Шулай итеп, Коръән укуның әҗер-савабы һәм фазыйләте бик зур.

Коръән — безнең Раббыбызның Сүзе. Мәсәлән, чит илдә яшәүче танышыбыз үз телендә безгә хат яза. Чит телдә язылган хатны алгач, нәрсә эшлибез? «Әй, ярар, аңламыйм», дип кырыйга куярбызмы? Юк, киресенчә, «дустым нәрсә язды икән», дип, тел белгән кешеләр янына барып, тәрҗемә кылып, аның мәгънәсен аңларга тырышыр идек.

Коръәнне дә, аның тәрҗемәләрен дә укырга кирәк. Бу – дустыбызның гына түгел, ә безне, дөньяны, галәмнәрне Барлыкка китергән Раббыбызның безгә җибәргән Хаты, Рисаләсе.

Коръәнне гел укырга кирәк

Хәзрәт, Коръәнне нинди ешлыкта укырга кирәк – көн саен, айга бер укыргамы…

Коръәнне еш уку — бик фазыйләтле гамәл. Һәр көн саен укысак, хәерлерәк. Кайбер сахәбәләр айга бер, кайберләре атнага бер тапкыр Коръәнне тулысынча укып чыга торган булган. Без, гадәттә, Коръәнне тулысынча Рамазан аенда укып чыгабыз. Рамазанны «Коръән ае» дип атыйбыз. Коръән укый белмәүчеләр дә, гадәттә, тәравих намазларына килеп, бер ай дәвамында көн саен бер җүз тыңлап, Коръәнне тулысынча тыңлап чыгалар.

Татарстанда Әбү Хәнифә мәзһәбе (мәзһәб – ягъни хокук мәктәбе, аңа Әбү Хәнифә рахимәһуллаһ нигез салган). Әбү Хәнифә рахимәһуллаһ Рамазан аенда Коръәнне көндез бер тапкыр, кичен тагын бер тапкыр тулысынча укып чыга торган булган. Имам Әш Шәфигый рахимәһуллаһ та шулай Рамазан аенда көнгә ике тапкыр Коръән укыган.

Бу чын хәлме икән?

Әйе, чын хәл. Безнең бәрәкәт белән аларның бәрәкәте бер түгел. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм намаз вакытында Коръәнне тулысынча укып чыга торган булган.

Бер сәхабә болай дип сөйләгән: «Мин Пәйгамбәребез намаз укыганда, аның артына бастым. Ул «Бәкара» сүрәсен укый иде. Шушы аятькә җиткәч, ул рөкугъка китәр дип уйладым, ләкин ул «Бәкара»ны укып бетерде. «Бәкара»ны укып бетергәч, рөкугъка китәр, дип уйладым, ләкин ул «Гыймран»га күчте». («Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, барлыгы 286 аять; «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе» сүрәсе, барлыгы 200 аять – авт. иск.)

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм шулай укып чыккан. Бүгенге көндә «бәрәкәт кими» дип әйтәбез. «Мал», «бәхет» төшенчәләре акча белән генә чикләнмәгән кебек, бәрәкәт тә акча белән генә бәйле түгел.

Бәрәкәт — һәр эшкә вакытың җитү, аз ризык белән дә тамагың тук булу, дусларың булу, керемең аз булса да, аның җитүе. Кай чакта күп керә, ләкин тиз чыгып китә. Бәрәкәт ул вакытта да бар.

Бер кеше болай дип сөйләгән иде: «Мин мәдрәсәдә укырга да, дәрес әзерләргә дә, көн саен Коръән укырга да өлгерә идём. Аннары кайттым да, гади тормыш белән яши башлагач, Коръән укырга да вакытым калмады. Бәрәкәт беткәнен аңладым».

Коръәнне бер атна эчендә укып чыгу хәерлерәк санала, әмма аннан да тизрәк тәмамлау киңәш ителми. Коръән уку әдәпләре бар. Иң яхшысы көнгә бер җүз укып, бер ай эчендә Коръәнне тулысынча укып чыгу. Бер җүз – 20 бит тирәсе, көн саен шул кадәр укып, Рамазан аендагы кебек, бер айда укып бетереп була.

«Вакытым бик аз», — дигән кешегә Коръәнне бер утыруда тиз генә укып чыгарга тырышмаска кирәк. Һәр намаздан соң дүрт-биш бит укып барырга була, шулай итеп 5 намазда 20 бит килеп чыга. Тагын да тизрәк укып бетерәсе килсә, галимнәр Коръәнне бер атна эчендә укырга дип әйтә, ләкин иртәрәк түгел. Тиз генә укып бетереп, эшне ташладым түгел, Коръән һәрвакыт синең белән булсын, кешене күп укудан ардырмаска да кирәк.

Коръәнне тулысынча уку вакытының иң кыскасы – бер атна, аннан да иртәрәк түгел. Яки көнгә бер җүз укып – бер ай. Шулай хәерлерәк була.

Әгәр алай да булмаса, көнгә 4-5 бит, яки берничә аять булса да укып барырга кирәк. Мәсәлән, көнгә 20 минут укыйм дип билгеләп куегыз да, ничә бит укырга өлгерәсез, шулай укыгыз. Иң мөһиме, 20 минутны саклагыз. Шул вакытта бу гадәткә керә. Кемдер 5-10 бит укыйм дип үзенә вазифа ала да, вакыты җитми башлый, чөнки кайбер аятьләр авыррак булырга, уку сузылырга мөмкин.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм хәдисе бар:

«Аллаһ каршында иң хәерле гамәлләр – аз булса да, дәвамлы гамәлләр».

Эштә Коръән укып утырырга ярыймы? Коръән уку – савап, дип, эшне ташлап Коръән укырга ярыймы?

Һәр нәрсәнең үз хакы, ә безнең өстебездә төрле әманәтләр бар. Эшкә урнашканда, без эш бирүче белән килешү төзибез. Анда: «Иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшләргә тиешсез» яки «билгеле бер күләмдә эш башкарырга тиешсез», дип күрсәтелә. Моның өчен безгә хезмәт хакы түләнә. «Төш вакыты, буш вакытларымда мин иреклеме?» дип сорау бирәсез. Ирекле булса, Коръән укый аласыз. Эшкә кимчелек килерлек итеп, башка әйбер эшләмибез, Раббыбыздан фарыз булганнарны гына үтибез. Мәсәлән, намаз күчми, намазны вакытында үтибез.

Гарәп хәрефләре беләнме, әллә кириллицадамы?

«Гарәп хәрефләрен беләм, белгәнемчә укый идём. Тик тәҗвидне белмәгән килеш укырга ярамый, диделәр. Хәзер кириллицада укыйм, гарәпчә Китапны тотарга куркам» – бер апай шулай итеп Коръәнне кириллицада укуга күчкән. Кагыйдәләрне белмәгәч, гарәп телендәге мусхафны укырга ярамый дип уйлый. Бу дөресме?

Коръән текстын кириллица хәрефләре белән бирүне транскрипция дип атыйк. Бу — гарәп телендәге Коръән текстын безнең хәрефләр белән бирергә тырышу. «Болай укырга ярыймы?» дигән сорауга остазларыбыз болай дип җавап бирә: «Мондый уку бары тик остаз җитәкчелегендә генә башкарылырга тиеш». Бу очракта яныңда укытучы булырга тиеш. Ул хәрефләрнең ничек әйтелүен, авазларның дөрес яңгырашын аңлатып торачак.

Һәр авазның үз әйтелеше бар. Бер хәреф язылышта бер төрле күренергә, әмма аның әйтелеше башкача булырга мөмкин. Мәсәлән, татар телендәге «сәгать», «каләм», «сәлам», «кәгазь» кебек сүзләрдә дә хәрефләрнең һәм авазларның үзенчәлекле әйтелеше бар. Коръән укуда да һәр авазның үз ясалу урыны — махраҗы бар.

Мәдрәсәгә Коръән укырга өйрәнү өчен килгән кешеләр, гадәттә, гарәпчә укырга өйрәнә. Ә дөрес укуларын тикшерү өчен кириллицада язылган текстка карап алалар. Чөнки кайбер гарәп хәрефләре язылышлары белән бер-берсенә охшаш, алар бары тик нокталары белән генә аерыла.

Шуңа күрә андый хәрефләрне бер-берсеннән аеруны җиңеләйтү өчен генә транскрипциядән файдаланырга рөхсәт ителә.

Коръәндә Раббыбыз әйтә:

«Коръәнне тәртил белән [әкрен-әкрен, ачык итеп] укы».

«Әл-Мүззәммил / Чорналган» сүрәсе, 73:4

«Коръәнне тәртил, ягъни тәҗвид кагыйдәләрен саклап укыгыз», — ди. Шуңа күрә «Булмады инде», дип, Коръән укуны ташларга киңәш итмәс идём. Укытучылар бик күп, аудиоязмалар да җитәрлек. «Һәфтияк шәриф»не алып, аудиоязманы тыңлап, текстка карап укырга була.

Гарәпчә укырга өйрәнергә тырышырга кирәк. Үзем дә мәчет каршындагы курсларда укытучы буларак әйтә алам: без төрле буын кешеләрен укытабыз. Кайберләре хәтта 60 яшьтә генә гарәп хәрефләре белән таныша һәм 3–4 ел эчендә тулысынча Коръән укырга өйрәнә.

«Дүрт ел күп бит», — дип әйтергә дә мөмкин. Ләкин башлауны кичектерә башласаң, 70 яшькә җитәргә мөмкин. Бу сүзләремне 50 яшьтә ишетәсез икән — 50 яшьтә башларга кирәк. 40 яшьтә ишетәсез икән — 40 яшьтә башларга кирәк. Үткән һәр ел безне картлыкка якынайта. Шуңа күрә Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнергә тырышырга кирәк.

Бу — Коръәннең хакы. Без аны намазда да гарәпчә укыйбыз. Кириллицадагы транскрипциягә карап укысак та, без бит Коръәнне гарәпчә укыйбыз.

Тыңлап утырганда, күп кенә хаталар ишетергә мөмкин. Кайчакта бу хаталар мәгънәне үзгәртми, ә кайчакта мәгънәне үзгәртә. Мәгънәне үзгәртә торган хаталар ясарга ярамый.

Айман Сувейд исемле гарәп галиме, тәҗвид укытучысы бар. Аның рәсемле тәҗвид китабында ул гавәм халкы өчен, әби-бабайлар өчен болай укырга (гарәп хәрефләре белән – авт. иск.) мәҗбүр итү кирәк түгел, бәлки аларга ул кичерелер, ди. Ләкин булдыра алган кешеләргә, әлбәттә, гарәпчә укырга кирәк.

Гарәпчә укый белгән кеше кириллицадагы транскрипциягә күчәргә тиеш түгел, ул гарәпчә укырга тиеш. Иң мөһиме — остаз булсын. Хәзер, Аллаһка шөкер, бөтен җирдә укытучылар бар, онлайн рәвештә дә укырга мөмкин. Тырышырга, мөмкинлекләр табарга кирәк.

Тәһарәт һәм госел – кайсы очракта Коръән укырга, тотарга ярый?

Коръән укыр өчен тәһарәт, госел кирәкме? Яулык япмыйча, башка кимичә генә укырга, мусхафны тотарга ярыймы? Кайчан Коръән китабын кулга тотарга ярамый?

Фикһ буенча кыскача әйткәндә, тәһарәтсез Коръән укырга ярый, ләкин тәһарәтсез Коръәнгә кагылырга ярамый. Госелсез килеш Коръәнне яттан да, китаптан да укырга, шулай ук китапка кагылырга да ярамый.

Коръән укыганда тәһарәтле булу — Коръән уку әдәбеннән. Кайчакта тәһарәт булмаса да, Коръәнне яттан укырга ярый, ләкин китапка кагылырга ярамый. Коръәнне күчереп куярга кирәк булса, кулга перчатка киеп яки тастымал тотып күчерергә ярый.

Коръәнгә ябыштырылмаган тышлык булса, мәсәлән, элек дәреслекләрне плёнка белән тышлаган кебек, мусхәфне тотарга ярый.

Төп шарт — тышлык Коръәнгә ябыштырылмаган булырга тиеш, ул бары тик саклау өчен генә хезмәт итә.

Коръән укыганда яулык кию шарт түгел. Хатын-кызлар өйдә яулыксыз да Коръәнгә кагылып, аны укый ала. Әмма Коръәннең үз әдәбе бар. Коръән укыганда фәрештәләрнең яныбызга килүен теләсәк, гаурәтләребезне каплау күпкә хәерлерәк.

Хатын-кызларга хәез һәм нифас көннәрендә Коръәнне тотарга да, яттан укырга да ярамый. (Хәез — хатын-кызда ай саен була торган табигый кан килү чоры (күрем), нифас — бала тапканнан соң килә торган кан — авт. иск.).

Коръән салынган сумка һәрвакыт югарырак урында булырга тиеш

Сумкада Коръән китабы булса, аны кулга элеп куеп, гадәттәгечә тотып йөрергә, аркага асарга ярыймы?

Коръән китабын билдән түбәнрәк төшермәскә тырышабыз. Шуңа күрә, гадәттә, сумка аркада булса, аны кул беләгенә асып, билдән югарырак урында торса – Коръән китабын сумкада йөртергә ярый.

Коръәннең тышлыкта булуы хәерлерәк. Аңа карата әдәп сакланырга тиеш. Коръән китабы белән бәдрәфкә кермибез, онытылып китеп, аны тотып ыргытмыйбыз, идәнгә куймыйбыз.

Коръән салынган сумка һәрвакыт югарырак урында булырга тиеш. Мәсәлән, диванда, тәрәзә төбендә һәм башка шундый урыннарда тотарга мөмкин.

Хәзер күн тышлы, замок белән ябып куела торган Коръән китаплары саталар. Бу ябышкан тышлык булып саналамы?

Әгәр күн тышлык Коръәннең беренче битенә ябышкан булса, замокны ачканнан соң, Коръәнне аерым алып булмаса, бу ябышкан тышлык булып санала. Аны тәһәрәтсез тотарга ярамый. Бу очракта аерым тышлык булырга тиеш.

Коръән китабын машинада йөртергә ярыймы?

Әйе, ярый.

«Коръән тыңлау – вәҗиб»

Коръән укыган чакта, тыңлаучылар үзләрен ничек тотарга тиеш?

Коръәнне укыганда аны тыңлау, вәҗиб дәрәҗәсендә.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди:

«Коръән укылган чакта, аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз, – бәлки, сез [Аллаһ тарафыннан] рәхмәт ителерсез».

«Әл-Әгъраф / Киртәләр» сүрәсе, 7:204

Турыдан-туры вазифабыз булганга, без Коръәнне тыңлыйбыз. Ләкин шуны аңларга кирәк: мәсәлән, без халык йөри торган урында Коръән укый башласак, аны тыңлаучы кеше булмаячак. Коръән укый торган җиргә килеп кереп, үз эшебезне эшли башласак – дөрес гамәл кылмаган булабыз. Бу очракта без Коръәнне тыңларга тиеш, сөйләшеп, көлешеп утырырга ярамый.

Коръән укучы үзенең кайда укуын аңларга тиеш.

Әгәр берәү мәдрәсәдә гадәттә Коръән укый торган урында Коръән укыса, без шунда үз эшебез белән килеп керсәк, без Коръән укыганны тыңларга тиеш.

Ә мәсәлән, сез эш урынында эшләп утырасыз һәм кемдер килеп кереп, Коръән укый башлый. Бу очракта аны тыңлый башласак, без эшебезне калдырган булып чыгабыз. Киресенчә, бу кешегә монда Коръән укырга кирәк түгел. Шуны ачык аңларга кирәк.

Тагын бер очрак: мәсәлән, телевизордан, колонкадан Коръән укыганны ишетәсез, ди. Бу очракта ул чын Коръән уку булмый, шуңа күрә, үз эшеңне эшләргә, сөйләшергә ярый. Әлбәттә, әдәп йөзеннән тыңларга кирәк, ләкин бу кагыйдә монда кулланылмый.

Коръән уку дип кешенең үз авызыннан һава чыгарып, хәрефләрне һәм сүзләрне артикуляция белән әйтеп укуы санала.

Мәсәлән, сез мәчеттә нәфел намазы укый торган залга кердегез, ди. Әйтик, Галиев мәчетендә өч зал — нәфел, сөннәт һәм фарыз намазлары өчен заллар бар. Сез нәфел залында намаз укыйсыз, ә янәшәдәге фарыз залында берәү Коръән укып утыра. Аның укуы колонка аша сезгә ишетелә икән, бу вакытта сөйләшү яки үз эшең белән шөгыльләнү рөхсәт ителә, чөнки сез Коръән укучыны турыдан-туры тыңламыйсыз, ә тавышны колонка аша ишетәсез.

Сәҗдә аятен колонкадан яки телевизордан ишеткән очракта сәҗдә кылу мәҗбүри түгел. Чөнки сез аятьне турыдан-туры Коръән укучы кешенең үз авызыннан ишетмәдегез.

Әгәр исә янәшәгездәге кеше сәҗдә аятен турыдан-туры укыса һәм сез аны ишетсәгез, бу очракта сәҗдә кылу кирәк. Ә телевизордан, радиодан сәҗдә аяте ишетсәгез, сәҗдә аятен кылмасагыз да була.

Димәк, Коръән уку һәм аны язма яки техник җайланма аша тыңлау арасында аерма бар. Шуңа күрә Коръән укыганда да, аны тыңлаганда да урынның, вәзгыятьнең һәм укуның ничек башкарылуының үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ