Татарстанда «Герой-ана»ларга җир кишәрлекләре бирергә җыеналар

Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген бушлай бирергә тәкъдим иттеләр.

ТР Хөкүмәте Дәүләт Советына ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертә торган шул хактагы закон проектын тапшырды.

«Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларны җир кишәрлекләрен бушлай бирү өчен исәпкә алу ул даими яши торган территориядәге муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы тарафыннан гамәлгә ашырыла», — диелә закон проектына аңлатма язуында.

Документ нигезендә, җирле хакимият участок бирү турындагы гаризаны теркәгән көннән алып 20 көн эчендә исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул итә. Исәпкә куелганнан соң 30 көн эчендә «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызга җир кишәрлеге тәкъдим итәләр.

Участокны сайлау аны алучы һәм җирле үзидарә органы вәкиле имзалаган акт белән рәсмиләштерелә. Әлеге документ имзаланганнан яисә җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелганнан соң 14 көннән дә соңга калмыйча җир кишәрлеге бирү турында карар кабул ителә, дип яза Татар-информ.

Ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан, тәрбияләгән һәм «Герой-ана» исеменә лаек булган россиялеләргә социаль ярдәм чаралары федераль законнар белән билгеләнгән. Шул исәптән аларга бушлай җир кишәрлеге бирү дә каралган.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ