Татар театрларында апрель премьералары
Апрель аенда республиканың татар дәүләт театрлары нинди спектакльләр чыгара – барлап чыктык. Әйтик, бик күп татар театры тамашачысын нәкъ менә 10, 11 апрельдә премьерага чакыра.
Әлмәт театры 10, 11 апрельдә «Иске өйдә җил йөри» дип аталган спектакльгә чакыра. Әсәрне Динә Сафина махсус заказ белән язган, режиссёр – Сәрдәр Тагировски.
«Яшь буынның сайлау алдында калуы турында заманча драма. Дәү әниләре үлгәннән соң, өч онык балачаклары узган йортка кайта һәм өч төрле дөреслек белән очраша. Олы апалары үткәннәр турындагы хатирәләрне кадерләп саклый, ир туганнары акчаны киләчәктә файдалану өчен йортны сатарга тели, кече сеңелләре икесен дә аңларга тырыша», дип яза театр.
Әтнә театры татар театрының 120 еллыгы уңаеннан 11 апрельдә Галиәсгар Камал «Бәхетсез егет» драмасын чыгара. Режиссёр – Рамил Фазлыев.
Камал театрында 10, 11, 12 апрельдә — Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр»е. Режиссёр – Илгиз Зәйниев.
Тинчурин театрында 10, 11 апрельдә Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасына чакыра. Режиссёр – Айдар Җаббаров.
Түбән Кама театрында да премьера: 10, 11 апрельдә үсмерләр арасында буллинг темасына багышланган «Балкыш» спектакле. Автор – Влада Ольховская. Режиссёр – Анна Потапова.
«Каты буллинг – җәберләү өчен җәзага тартылган бер төркем яшүсмерләрне мәҗбүриләп пансионатка тәрбияви семинарга алып баралар. Ләкин язмыш аларга көтелмәгән борылыш әзерли… Влада Ольховскаяның мистик триллеры буенча куелган кискен сюжет борылышларына бай булган «Балкыш» спектакле серлелек атмосферасына чумдыра, тамашачыларга детектив ролен уйнарга мөмкинлек бирә», дип яза театр.
Санкт-Петербургта да татарча спектакль премьерасы – Питер татар театры 12 апрельдә Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» дип аталган комедиясе белән сөендерәчәк. Премьера Шелгунов исемендәге мәдәният йортында булачак. Режиссёр – Ленар Хаҗиев.
Ә 25, 26 апрельдә «Әкият» курчак театрында Габдулла Тукайның «Шүрәле»се – Илгиз Зәйниев чыгара.