Кызыл-Тауда “Строй һәм җыр буенча мәктәп смотры” бәйгесе узды

Кызыл-Тауда “Строй һәм җыр буенча мәктәп смотры” бәйгесе узды

Чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылды.

(24 февраль, “Апастово-информ”).


"Строй һәм җыр смотры" бәйгесе районда мөһим традициягә, балаларда патриотизм һәм команда рухы тәрбияләү чарасына әверелде. Бәйге быел бишенче тапкыр узды. Биредә барлыгы 16 мәктәп командасы катнашты. Мәктәп төркемнәре гаскәр төре һәм формасын, команда исемен сайлап, үзләренең җырлары белән чыгыш ясадылар. Командирларының командаларны үтәп һәм строй җырын башкарып, сафта яхшы әзерлек, бердәмлек күрсәттеләр. Чыгышларны мәртәбәле жюри — мәгариф бүлеге вәкилләре һәм районның чик сакчылары оешмасы һәм Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге ветераннары бәяләде."Строй һәм җыр смотры" бәйгесе тантаналы төстә ачылды. Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин катнашып, уңышлар теләде.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ