Татарстанда электрон мактау тактасы булачак

Бүген Татарстанның милли китапханәсенә республиканың төрле шәһәр-районнарында яшәүче 20 гаиләне зурладылар. Чарада үз эшен яратып һәм намуслы башкарган кешеләрне барлау һәм зурлау йөзеннән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа карары да билгеле булды. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда электрон мактау тактасы булачак.

– Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның электрон мактау тактасы дигән карарны имзалады. Бу – зур һөнәри казанышларга ирешкән кешеләрне зурлау. Татарстанда эшләүче 3 меңнән артык оешмада хезмәт алдынгыларын билгеләячәкләр. Ике мөһим шарты бар – хезмәткәр бу оешмада 3 елдан да ким эшләмәскә һәм бар яктан үрнәк булырга тиеш. Электрон мактау тактасына кемнәр эләгә ала? Болар – барлык оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, дәүләт оешмалары вәкилләре, хезмәт ветераннары, остазлар, волонтёрлыкта һәм хәйриячеклектә актив булган хезмәткәрләр, эш урыннарында яңа юнәлешәләр уйлап тапкан, яшь белгечләр. Бер ай эчендә район-шәһәрләрдә хезмәткәрләрне сайлап алу булачак. Ә аннары инде лаеклылар электрон мактау тактасына чыгачак. Аларның исемнәре һәм фотолары ел дәвамында анда торачак, – диде министр.

Шунысы бар: әлеге тактага эләккән хезмәткәрләргә матди яктан берни каралмаган.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ