Илзидә Госман: «Концертларым шома гына узмый, ниндидер бичура бармы соң?»

Илзидә Госман: «Концертларым шома гына узмый, ниндидер бичура бармы соң?»

Җырчы Илзидә Госманның шушы көннәрдә Чаллыда «сольный» концерты узган иде. Җаваплылык таләп ителә торган мондый зур чаралар, гадәттә, көтелмәгән, күңелсез, кайвакыт көлкеле хәлләргә дә бай була. Илзидә Госман да, «Интертат»ка, көлә-көлә, концерт алдыннан булган маҗаралы хәлне сөйләде.

Быел Чаллыдагы концертымны беренче тапкыр «КАМАЗ» мәдәният сараенда куйдым. Концертыңны куеп чыкканчы, болай да йөз тапкыр үлеп, йөз тереләсең. Аны минем кебек продюсер һәм концерт директоры булмаган килеш кенә гастрольләр белән йөрүче җырчылар аеруча да яхшы аңлый инде. Бер яктан халык җыелырмы дип көйсәң, икенче яктан – техниканың ватылмасмы, дип куркасың. Сәхнә образларың ошармы дип тә шикләндерә.

Минем инде бу хакта язганым да, тамашачыларга сөйләгәнем дә бар. Концертларымның берсе дә шома гына, нинди дә булса маҗарага юлыкмыйча узмый. Ниндидер бичура бармы соң шунда, бутый да куя. Югыйсә, гел догаларымны укып йөрим инде.

Чаллы концерты көнендә күз ачкысыз буран иде. Билет алган күп кенә тамашачылар килә алмады. Шуңа да карамастан, зал тулып бетә язды. Ул яктан булдырдык дип саныйм. Әмма сәхнәгә чыгар алдыннан борчылып алдык. Бер биюче кызыбыз аяк киемен таба алмыйча хәлдән таеп бетте… Кая китте икән дип, аптырашта идек. Инде, ниһаять, аны табып, тынычланып, сәхнәгә чыгып бара иде, абынып егылды. Артыннан, ашкынып, сәхнәгә чыгып барган музыкант егет тә аңа абынып егылды (көлә).

Боларның икәүләшеп егылып ятканын күреп торган мин, ни еларга, ни көләргә белми шок халәтендә торып калдым. Ул арада инде җырның көе башланып китте. Барыбыз бергә, секунд эчендә аңга килеп, дәррәү сәхнәгә чыгып киттек.

Әлеге күренеш концерт барганда гел күз алдымда торды, көләсе килеп аптырап беттем.

Уфа концертында каблугым сәхнәдә «утырып» калганнан ел буе көлештек. Төркемемә көлеп сөйләргә яңа сүз булды, — дип сөйләде артист «Интертат»ка.

Алга таба җырчының гастрольләре Казан, Мәскәү шәһәрләрендә, Башкорстан якларында дәвам итәчәк.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ