Татарстан хезмәт хакы арткан төбәкләр өчлегенә кергән

Былтыр Россиядә уртача эш хакы барыннан да бигрәк Магадан өлкәсендә, Татарстан һәм Алтай республикаларында арткан.

«РИА Новости» мәгълүматларына караганда, ноябрьдә хезмәт керемнәре Магадан һәм Татарстанда алдагы елның шушы ук аендагы белән чагыштырганда 26 процентка үскән. Алтайда – 20 процентка. Кырым, Тамбов өлкәсендә яшәүчеләрнең уртача эш хакы чама белән – 19, Воронеж өлкәсендә 18 процентка арткан. Иң зур күрсәткечле төбәкләр исемлегенә шулай ук Чукотка, Байкал аръягы крае, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләре (17%) кергән.

Оешмалар хезмәткәрләренең айлык уртача хезмәт хакы салымнар һәм премияләрне кертеп исәпләнгән. Анда барлык хезмәткәрләрнең, шул исәптән иң акчалы вазыйфаларда эшләүчеләренең дә керемнәре исәпкә алынган. Узган елның көз азагында Россиядә уртача хезмәт хакы 98,2 мең сум (бер ел элек – 86,4 мең сум) тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ