1 апрельдән социаль пенсияләр арта: кемнәргә һәм күпмегә?

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 6,8%ка индексацияләнәчәк. Күтәрелеш фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры китереп башкарыла.

Социаль пенсияләр картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту очрагында, шулай ук ятим балаларга билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе алу хокукы булмаган гражданнарга түләнә. Моның өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы булу таләп ителә.

Индексация автомат рәвештә узачак — пенсионерларга гариза язу яки өстәмә документлар тапшыру кирәк түгел. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум булачак.

Әгәр социаль пенсия пенсионерның бердәнбер керем чыганагы булып торса, аңа яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр өстәмә түләү каралган. Татарстанда быел пенсионерлар өчен яшәү минимумы 16 098 сум тәшкил итә.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ