Татарстанда өйдә тавыш бирү буенча гаризаларны кабул итү башланды

Бүгеннән Татарстанда участок сайлау комиссияләре өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итә башлады.

Мондый мөмкинлектән нигезле сәбәп аркасында сайлау участогына үзләре килә алмаячак сайлаучылар файдалана ала, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Нигезле сәбәпләр арасында сәламәтлек торышы, инвалидлык, башка кешене карау бар.

«Безнең бурыч – сайлауларда катнашуны һәр сайлаучыга уңайлы итү, шул исәптән сәламәтлеге торышы яисә башка нигезле сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаучылар өчен дә», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев.

Гражданнар өйдә тавыш бирү турында гаризаны УСК әгъзаларына тапшыра ала:

15 сентябрьгә кадәр «ИнформУСК»проекты кысаларында адреслы мәгълүмат бирү барышында;

16 сентябрьгә кадәр «Госуслуги» порталы аша;

20 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр телдән, язма рәвештә, туганнары, күршеләре, социаль хезмәткәрләре аша теркәлү урыны буенча УСКнә гариза белән.

Тавыш бирү көннәрендә УСК әгъзалары күрсәтелгән адрес буенча киләчәк.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары өч көн – 18-20 сентябрьдә узачак. Тавыш бирүдә «Бердәм Россия», ЛДПР, Туры демократия партиясе, «Яшелләр», «Гадел Россия», «Ватан», КПРФ, Пенсионерлар партиясе, «Россия коммунистлары» һәм «Яңа кешеләр» апртияләре катнашачак.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ