Түбән Камага БПЛА һөҗүмендә зыян күрүчеләргә ярдәм итүне Михаил Мурашко үз контроленә алган

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүмендә зыян күрүчеләргә ярдәм итүне шәхсән үз контроленә алган. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Алексей Кузнецов хәбәр итте, дип яза «ТАСС».

Түбән Кама хастаханәләренә БПЛА һөҗүмендә зыян күргән 28 кешене, шул исәптән бер баланы алып килгәннәр, дип хәбәр иткән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән республика, аерым алганда, Түбән Кама пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Казан Кремленнән хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең сәнәгать һәм гражданлык объектларына һөҗүм ителгән.12 кеше һәлак булган, 38ы яраланган. Татарстанда матәм көне игълан ителде.

Шул ук вакытта «Казан» халыкара аэропортындагы чикләүләр аркасында 60лап рейс тоткарлана.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ