Табиб тиз генә йокыга талуның серен ачты

Британия табибы Әмир Хан йокысызлыкка каршы көрәшүнең гади генә ысулы турында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, йоклар алдыннан баш миен тынычландырып, тизрәк йоклап китүгә ярдәм итә ул. Бу хакта “aif.ru” The Mirror басмасы мәгълүматларына таянып яза. Белгеч теге яки бу сүзне алып, һәр хәрефенә, чиратлап, ниндидер сүзләр сайларга һәм аларга бәйле образларны күз алдына китерергә киңәш иткән.

Мәсәлән, “йокы” сүзен алыйк. Иң элек “й” хәрефенә берничә сүз уйлыйсы, шуннан соң – “о”, “к”, соңыннан – “ы” хәрефенә күчәсе. Мондый ысул баш миен борчулы уйлардан арындырып, ял режимына күчәргә ярдәм итә, дигән ул. Табиб сүзләренә караганда, әлеге ысул йоклар алдыннан баш миендә пәйда булган табигый процессларга охшаш. Бу вакытта очраклы образлар пәйда булып, кешене акрынлап кына йокыга талырга әзерли икән. Бөекбританиянең сәламәтлек саклау хезмәте мәгълүматлары буенча, дөньяда һәр 3 кешенең берсе үз гомерендә бер генә тапкыр булса да йокысызлык кичерә.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр белгечләр йокысызлыкка каршы көрәшү өчен кивиның файдасы турында сөйләгән. Йоклар алдыннан бер сәгать кала 2 җимешне ашау тиз йокыга талуга һәм төнлә сирәк уянуга ярдәм итә. Табиблар әйтүенчә, җимешне берничә атна дәвамында кулланган очракта йокысызлык чигенә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ