Россия халкына май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәген аңлаттылар

Май аенда эшләми торган бәйрәм көннәре отпуск вакытында ялларны озайта, әмма алар өчен түләнми.

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Голубева шул хакта хәбәр итте. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 120 маддәсе нигезендә, еллык түләүле отпуск чорына туры килә торган эшләми торган бәйрәм көннәре календарь отпуск көннәре исәбенә кертелми. Бу мондый көннәр чынлыктагы ял вакытын озайта дигәнне аңлата, ләкин алар өчен түләнми», – диде Голубева.

Эксперт мондый мисал китерде: 1 майдан 14 календарь көнгә отпуск рәсмиләштерсәң, чынлыкта ял бәйрәмнәр хисабына 16 көнгә сузылачак, әмма 14 көнгә генә түләнәчәк. Шул рәвешле, 29 апрельдән 15 көнгә отпуск алганда, гомуми ял вакыты 17 көн тәшкил итәчәк, әмма бары тик 15 көнгә генә түләнәчәк.

Голубева сүзләренчә, отпуск вакытын сайлау хезмәткәрнең максатларына бәйле. Әгәр отпуск акчасы күбрәк булуын теләсәң, эш көннәре күп булган айларны сайлау отышлырак.

«Әгәр отпуск вакытын озайтырга телисең икән, аны бәйрәм көннәрен исәпкә алып планлаштырырга була: алар эштә булмау чорын өстәмә отпуск көннәрен сарыф итмичә озайтачак», – дип сүзен төгәлләде ул.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ