Апас бозында Арамис Зәйниев истәлегенә районара хоккей турниры уза

Апас бозында Арамис Зәйниев истәлегенә районара хоккей турниры уза

Турнир Арамисның дуслары, сыйныфташлары, җитәкчеләр тарафыннан оештырылды.

(21 март. “Апастово-информ”).

Истәлек чарасы, җылы очрашу буларак узучы хоккей турнирына Арамисның әнисе Рәфидә апа, бертуган абыйсы Рөстәм Зәйниевлар, туганнары, дуслары җыелды. Һәркем Арамисны гадел, тырыш, спорт сөючән егет буларак искә алды.

“Улым Арамисның арабыздан киткәненә 6 ел булса да, аның турында дуслары күңелендә якты истәлекләр, матур хатирәләр яшәвенә шатланам, горурланам. Барлык оештыручыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Улым ихлас күңелле, ярдәмчел, аралашучан булды. Үзе дә бик күп күп хоккей ярышлары оештырды”, — диде Рәфидә апа Зәйниева.

Турнирда Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Буа һәм Апастан ир-егетләр командалары көч сынаша.

Уеннар тантаналы төстә башланып китте. Хоккейчыларны яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин сәламләп, уңышлы, гадел уеннар теләде.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ