«Ярдәм» мәчете көн саен ифтарда 2 меңнән артык кешене ашата

«Ярдәм» мәчете көн саен ифтарда 2 меңнән артык кешене ашата

«Ярдәм» мәчете көндәлек ифтарларының берсен ел саен журналистлар катнашында уздыра. Кичә дә иллеләп журналист мәчет ифтарына килгән иде. «Ярдәм» мәчетенең реабилитация үзәгенә килүчеләр һәм фондның дуслары белән бергә сигез озын өстәл булып тезелеп утырдык. Арада «Ярдәм» мәчете имамы, «Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов та бар иде.

Илдар хәзрәт Баязитов: «Арабызда төрле төбәкләрдән килгән күрмәүче кардәшләребез бар. Безгә бик күп регионнардан – Дагыстан, Чечня, Башкортстан, Мәскәүдән һәм башкалардан реабилитациягә киләләр. Алар биредә дуслар таба, аралашалар. Аларның догалары безнең өчен зур таяныч. Кайсы гына шәһәргә барсаң да бездә реабилитация узган кешеләргә тап буласың – алар биредәге җылылыкны хәтерлиләр.

Көн саен 2 меңнән артык кешене ашатабыз. Аларның күпчелеге ланч-бокслар итеп әзерләнә. Безнең фонд 2002 елдан бирле шундый ифтарлар уздыра һәм аларның масштабы елдан-ел зурая. Мондагы 2 меңгә өстәп «Сөләйман»да – 200, Балтач районы Бөрбашта 100ләп кеше. Киләсе елдан Апаста да өстәләчәк», – диде ул.

Табындагыларга «Ярдәм» фондының яңа проекты – «Заһретдин» пансионаты тәкъдим ителде. Әлеге өч катлы бина Апаста салынган. Алга таба журналистлар белән анда пресс-тур уздырырга планлаштырыла. Киләчәктә мондый пансионатлар башка районнарда да ачылырга мөмкин – инициатива белдерүче районнар бар, ди. «Безгә Апаста пансионат салырга иң матур урын бирелде, янында спорткомплекс, бассейн бар», – дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов үзен журналистлар урап алгач. Әлеге пансионат хәйрия фондының дуслары ярдәме белән салына.

«Бүген безнең янга журналист дусларыбыз килде, аларга зур рәхмәт – чөнки программаларыбыз, проектларыбыз турындагы мәгълүматны тараталар. Безнең бу эшләребездә сезнең ярдәмегез зур – бергә булганда эшлибез. Тормыш бик тиз уза, Рамазан кичә генә башланган иде кебек, инде 22нче көне үтте, бер атнадан бетә дә. Тормыш та шулай бик тиз уза, ә без үзебез белән нәрсә алып китәбез? Хәзер шул хакта уйларга тиешбез. Үзебез белән алып китәсе йөгебезне бергәләп әзерлибез», – диде әлеге мәҗлесне йомгаклап, «Ярдәм» мәчете имамы, «Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ