Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне белән котлады

«Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне – бердәмлекнең һәм Туган илне ярату хисләренең күркәм чагылышы булган чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. 23 февральдә без хәрби хезмәт узган һәм хәзерге вакытта узучы, илнең бәйсезлеген саклаучы, тарихи җиңү традицияләрен дәвам иттерүче һәркемгә чиксез ихтирамыбызны белдерәбез.

Татарстан төрле чорларда Ватан азатлыгы өчен көрәшкән, фронтта да, тылда да фидакарьлек күрсәткән, гайрәтлелек һәм кыюлык үрнәге булган каһарманнары белән дан тота.

Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын кичкән кадерле ветераннарыбызга без бүген аеруча олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Көчле рухлы бу кешеләр дәһшәтле елларда искиткеч зур кыенлыклар күреп, үз-үзләрен аямыйча ил азатлыгын саклап калдылар, киләчәк буыннарга тормыш бүләк иттеләр. Аларның тиңдәшсез ныклыгы, корычтай ихтыяры алдагы көннәрдә дә безгә сүнмәс әхлакый маяк булып торыр.

Җиңүчеләр буыны эшен бүгенге көн геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Югары Башкомандующий, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә алар хәрби бурычларын батырларча үтиләр. Илебезне саклаучыларга бөтен республикабыз белән күмәк ярдәм күрсәтәбез, Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк ныклы тыл тәэмин итәбез, фронт өчен кирәк булган бар нәрсәне дә җитештерәбез.

Егетләребезгә какшамас ышанычыбызны белдереп, аларның җиңеп кайтуын көтәбез!

Ватан өчен һәлак булган, бүгенге көндә аның иминлеге хакына көрәшүчеләрнең каһарманлыгына лаеклы булу, яшь буында Туган илгә намуслы һәм тугрылыклы хезмәт итү идеалларын тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.

Тарихи хәтерне сүндермәү, гражданнарның бердәмлеген ныгыту, Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына ихтирам белдерү йөзеннән 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

Тантаналы бу көн безгә бергә булганда гына барлык сынауларны җиңеп, туган республикабызның һәм илебезнең алгарышын тәэмин итә алачагыбыз турында тагын бер кат искәртсен. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим!» – диелгән котлауда.

Tema KZ

Tema KZ. Как, где и почем проводить досуг? На чем заработать и на чем сэкономить? Какие автомобили самые безопасные, также как и пластические операции и во сколько обойдется эта самая безопасность? Почему есть диеты, за которые мы не только переплачиваем, но еще и набираем вес? Образование – где максимальное соотношение цены и качества?  Как отстоять жилье, если его отбирают за невыплаты по ипотеке? Проводник ответов на эти и множество других насущных для современного человека вопросов – теперь здесь, на Tema KZ